Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрне махсус операция зонасында үз полкларына кайтардылар. Хәрбиләр ДНР частенә җибәрелгән була. Алар республика җитәкчелеге исеменә мөрәҗәгать иткәннән соң, мобилизацияләнүчеләрне үз урыннарына кайтарганнар.
— Безнең мәгълүмат буенча, барлык мобилизацияләнүчеләр үз полкларына кайттылар, — дип билгеләп үттеләр ТР Рәис матбугат хезмәтендә.
Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мобилизацияләнгән татарстанлылар төркеменең видеомөрәҗәгате тарала башлады. Хәрбиләр үз бүлекчәләре аларны ДНРга җибәргән, а анда, үз чиратында, аларга штурмга барырга кушканнар, дип зарланганнар. Хәрби хезмәткәрләр алга таба да, ләкин үз полкларында хезмәт итәргә әзер булуларын белдергәннәр.