13 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья радио көне

Бу бөек ачышны булдыручылар дип без 6 бөек галимне атый алабыз: рус галиме Александр Степанович Попов, серб Никола Тесла, француз Эдуард Бранли, италияле Гульельмо Маркони, алман Генрих Герц, америкалы Эдвин Амстронг.

Шулай да алардан беренче булып нәкъ менә Александр Попов, үткәргечләр кулланмыйча гына, электромагнит дулкыннар ярдәмендә ерак араларга тавышны тапшырып булуына ышанган һәм когерер дигән элемент ярдәмендә дөньядагы иң тәүге радиоалгычка нигез салган. Ул аны 1895 елның 7 маенда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән. Шуңа күрә 7 май – Россиядә радио көне буларак бәйрәм ителә.

1946 елның 13 февралендә исә халыкара радиоэфирда беренче интернациональ «Радио ООН» станциясе эшли башлый. Шуңа күрә Бөтендөнья радио көне дип нәкъ менә 13 февраль санала. Бу көн – радиода эшләүчеләр өчен дә, аларның тугры җанатарлары өчен дә зур бәйрәм.

105 ел элек (1918) РСФСР халык комиссарлары советы «Хезмәт биржалары турында»гы декрет чыгара

Танылган «Морозовская биржа труда» хезмәт биржасы 1901 елда Мәскәүдә оештырыла. Соңыннан тагын 6 даими һәм аларның берничә вакытлы бүлеге ачыла.

1917 елның августында кабул ителгән хезмәт биржалары турындагы беренче закон 50 мең халкы булган шәһәрләрдә мондый оешмалар ачуны күздә тота. Биржаларда эшчеләрнең ихтыяҗын һәм тәкъдимнәрен теркәргә, шулай ук яллау буенча арадашчылык хезмәтләре күрсәтергә, хезмәт базары турында белешмәләрне статистика һәм системага салырга тиеш булалар.

1918 елның 13 февралендә совет хөкүмәте «Хезмәт биржалары турында»гы декрет бастыра. Алар халкы 20 меңнән дә ким булмаган шәһәрләрдә барлыкка килә һәм профсоюзлар карамагында була. Шулай ук документта Бөтенроссия хезмәт биржасыүзәген оештыру карала.

Беренче кинокамера

1895 елның 13 февралендә Луи һәм ОгюстЛюмьерлар беренче кинокамераны синематографны патентлыйлар. Тамашачыларга«Синематограф» беренче тапкыр 1895 елның 22 мартында Парижда тәкъдим ителә. 1905 елда Люмьерлар уйлап табуга барлык хокукларны «Пате» француз кинокомпаниясенә тапшыралар. Аппаратны уйлап табу дөнья кинематографына старт биргән дип санала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү