7 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы көне

2018 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе үзенең резолюциясе белән 7 июньне Бөтендөнья азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы көне (World Food Safety Day) дип игълан итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сыйфатсыз азык-төлек ел саен 600 миллион чамасы азык-төлек авыруы китереп чыгара һәм кеше сәламәтлегенә, икътисадка тискәре йогынты ясый.

 Трамвай бабасы

1872 елда Мәскәүнең үзәк урамнары буйлап атлы-тимер юлның беренче вакытлы линиясе ачыла. Моңа кадәр шәһәр халкы атларда, арбаларда йөргәннәр. Шуның өстенә извозчик хезмәте кыйммәт тә була. Атлы-тимер юлның тантаналы ачылышы бер айдан соң – 7 июльдә була. Чарада Александр II катнаша.

Таҗ-Махал

1632 елда 7 июньдә Таҗ-Махал мавзолее төзелеше башлана. Ул Тамерлан токымы, Бөек Монгол империясе падишаһы Шаһгали Җахан әмере нигезендә, ундүртенче бала тапканда вафат булган хатыны Мөмтаз-Махал истәлегенә салынган була. Соңрак монда Шаһгали Җахан үзе дә җирләнә. Таҗ-Махал  һинд, фарсы һәм гарәп архитектура стильләре элементларын үз эченә ала. Мәчет 20 елдан артык төзелә.

Яңа химик элемент

1903 елда Берлинда Пьер Кюри яңа химик элемент – полоний ачылу турында игълан итә. Элемент алга таба киң кулланыш таба. Шул исәптән, 1945 елның 9 августында Америка тарафыннан Нагасакига ташланган «Толстяк» бомбасының элементы була. Соңыннан аны предприятиеләрдә һаваны ионлаштыру чыганагы буларак, космик аппаратлар өчен портатив җылылык чыганакларында да кулланалар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү