Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы техникумда автобелгечләр әзерләү белән танышты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында булды. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениесе бик тә кирәкле белгечләр әзерли, аларны республика предприятиеләрендә һәм чит төбәкләрдә көтеп алалар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Хис-кичерешләр бик яхшы. Соңгы югары белем буенча инженер-нефтьче булсам да, мин дә үземне автомобильче дип саныйм. Башта автотранспортчы һөнәрен үзләштердем, белемнәрне ныгыттым, өч ел армиядә хезмәт иттем. Бүген автобелгечләрне ничек укытулары һәм әзерләүләре минем өчен кызык. Техникумның матди-техник базасы ныгыган. Студентларга алган белемнәре практикада ярдәм итәчәк», — дип белдерде Мөхәммәтшин белем бирү учреждениесе буйлап үткәрелгән экскурсиядән соң.

Дәүләт Советы Рәисе, аерым алганда, техникум музеенда булды, остаханәләр һәм уку бүлмәләрен карады, шулай ук ирешкән казанышларны чагылдырган стендларга бәя бирде. Шуннан соң ул студентлар белән аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Сезнең һөнәр – көндәшлеккә сәләтле, предприятиеләрдә сезгә ихтыяҗ зур булачак. Актив, кызыксынучан һәм үз эшегезнең чын остасы булыгыз», — диде ул студентларга.

 


Фикер өстәү