Кунакчыл Миңгәрдә башкача була да алмый…

Саба төбәгендәге Миңгәр иң әүвәле халкыбызны Сабантуйлары белән үзенә җәлеп итте. Туган төбәкне, аның кешеләрен данлау, таныту, гореф-гадәтләрне яңарту ниятеннән башланган бәйрәм-тамаша Татарстан, Россия киңлекләрендә яхшы мәгълүм. Мишә буендагы тугайлыкта 50–70 меңгә якын төрле милләт вәкиле тамаша кылды, уеннарда көч сынашты, бүләген алды, Сабантуйлары елдан-ел мәртәбәлерәк, колачлырак була барды һәм киләчәктә дә  шулай булачак. Әлбәттә инде, һәр эштә башлап йөрүче, үрнәк күрсәтүче кирәк. Моннан 20–25 ел элек туган төбәген данлы, шөһрәтле итүгә Җәүдәт Мидехәт улы Миңнәхмәтов җиң сызганып алынды. Уллары Ирек (урыны җәннәт түрендә булсын), Радик әтиләренең төп терәге дә, фикердәше дә булдылар.

Авылга асфальт юл илтә, табигате сокланып туймаслык, елга-күл буйлары, көрәш, җыр-бию мәйданчыгы, сәламәтләндерү-ял итү мәйданчыгы, Сөембикә манарасын хәтерләтүче мәһабәт корылма, музейлар комплексы һәм башкалар яшеллеккә төренгән, бихисап чыршы-нарат үзенә бер сихрилек өстәп тора, һавасы сулап туя алмаслык. Соңгы елларда гына да 600–700 гектар җиргә агач утыртылган. Булса да булыр икән шундый гүзәллек, үзенә тарту көче!

Миңгәр халкыбызга СССР, РСФСР, ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай, Константин Станиславский исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт абый Биктимеровны да биргән авыл әле ул. Халкыбыз күңелендә ул Әлмәндәр карт буларак мәңгелек урын алды. Миңгәрдә ул яшәгән йорт төзекләндерелгән, мемориаль такта беркетелгән, китапханәдә Ш.Биктимеров иҗатын чагылдыручы музей булдырылган.

Җәүдәт Миңнәхмәтовның туган нигезендә нәселләренә мөнәсәбәтле музей да бик бай, авыл тормышы ачык күзаллана.

Ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Рәсилә Әхәт кызы Шәфыйкова – шулай ук Миңгәрнең, Татарстаныбызның горурлыгы.

Миңгәр дә, анда гомер итүчеләр дә үзгәргәннән-үзгәрә бара. Барысы да уңай якка. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан районнарыннан, Киров өлкәсеннән, Башкортстан, Чуашстан республикаларыннан, Череповец һәм башка төбәкләрдән килгән кырыклап рәссам катнашында Бөтенроссия пленар-симпозиумы үтте. Рәссамнар ике атна дәвамында иҗатка чума. Якты, чиста, иркен бинада иҗат өчен барлык шартлар да тудырыла. Ашау-эчүләре тәмледән-тәмле, милли ризыкларга өстенлек бирелә. Ачык һавада йөрү өчен Кукмарадан киез итекләр дә алып кайтыла.

Миңгәрнең табигате, күренекле, истәлекле урыннары рәссамнар өчен иҗат чыганагы була. Кем белән генә әңгәмә корма: «Гаҗәп төбәк бу, тагын килергә язсын», – дигән фикердә. Ике атна эчендә  йөзгә якын картина иҗат ителгән. Шуларның кырыкка якыны Миңгәр авылына бүләк итеп тапшырылды һәм озакламый рәсем сәнгате музеенда урын алачаклар.

Ел ярым элек Миңгәргә үзе дә рәссам, кинорежиссер Фәйзрахман Камалов кайтып төпләнгән. Кайткач, иске мәктәп бинасында остаханә ачып җибәргән. Аның бер өлешендә Фәйзрахманның туганы скульптура остасы, тел белгече Рушания Габидуллинаның кул эшләре булса, икенчесендә Фәйзрахман иҗат иткән сувенирлар, майлы буяу белән ясалган рәсемнәр һәм рәссамга төрле илләрнең осталары бүләк иткән сурәтләр. Монда Сөембикә, Үтәмеш Гәрәй сыннары да саклана. Остаханәсендә  ул балаларга рәсемнәр ясаткан арада тарихка, яшәешкә мөнәсәбәтле табышмакларга җавап та таптыра, монысы инде халкыбызның үткәне һәм бүгенгесенә бәйле. Остаханәдә музыкаль кичәләр дә уздырыла, әле күптән түгел генә Биектаудан музыка уен кораллары ясау остасы Җәлил Вилданов килеп киткән. «Балаларның кызыксынуы да, соклануы да йөзләренә чыккан иде», – дип сөйләде Ф.Камал. Балаларны артыш агачыннан җәнлек сыннары ясау, күннән бизәнү әйберләре эшләү, чигү серләренә дә төшендергәннәр.

Рәссамнарны Миңгәргә иҗат сәфәренә килергә исә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев илһамландырган. Ул – Саба төбәгендәге Шәмәрдән бистәсендә туып-үскән иҗатчы. Миңгәрнең иҗатка рухландыруына ул чын күңеленнән куана, иҗат өчен шартлар тудыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерә, иҗат кешесенә ихтирам кимегән бу чорда рәссамнарның күңеленә илһам иңгән. Бу инде үзе үк бернигә тиңдәше булмаган халәт.

– Миңа рәссамнар иҗатына мөнәсәбәтле фикер җиткерелде, шуны гамәлгә ашырырга тырыштым. Фикердәшем исә мәгълүм шәхес – төпле фикерле, яхшы оештыручы Рәшит Ислахетдин улы Фәсхетдинов, – диде Җәүдәт Мидехәт улы. – Шәт, моның белән генә чикләнмәбез. Җәй көне табигатебез тагын да матуррак. Хәер, ел фасылларының һәрберсенең – үз матурлыгы. Уңган-булган авылдашларыбыз исә – язын да, җәен дә, көзен-кышын да осталарның остазы. Рәссамнарны ел дәвамында көтәбез.

Ахырдан рәссамнарны бүләкләү тантанасы булды. Иҗат әһелләрен Җәүдәт Миңнеханов, Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләп, уңышлар теләделәр. Мул сыйлы өстәл әзерләнгән иде. Миңгәр сандугачы Рисәнә Мостафина моңлы, халыкчан җырлар белән иҗатчыларга канат өстәде. Һәркемнең күңеле шат, йөзе ачык иде. Рәссамнар Рисәнәгә кушылып җырладылар, берничәсе кулларына баян, гитара да алды. Кунакчыл Миңгәрдә башкача була да алмый инде ул.

 

Габделбәр Ризванов


Фикер өстәү