Халык артисты, танылган музыкантның улы махсус хәрби операциядә һәлак булган

Башкортстанның халык артисты, танылган музыкан Азат Аиткуловның улының махсус хәрби операциядә гомере өзелгән. Бу хакта Кырмыскалы районы администрациясе мтабугат хезмәте хәбәренә  сылтама белән «Мой Башкортстан» яза.

Айдар Аиткуловка 40 яшь булган. Ул 1982 елда Уфада туган.  Балачагының шактый елларын әнисенең туган авылы Мөксиндә уздырган. Уфа хореография училищесын һәм Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Ул узган елның җәендә эшмәкәрлеген ташлап, махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән.  Ноябрьдә Артемовски янында гомере өзелгән.

«Без геройлар заманы дип атарлык чорда яшибез. Геройлар илебезне, ирегебезне, киләчәгебезне саклый. Бүген дә хәрби операция зонасында җиңүне якынайту өчен барысы да эшләнә», – дигән Кырмыскалы  районы башлыгы Әлфир Сабиров.

Айдар Аиткуловны балачагы узган Мөксин авылына җирләгәннәр.

 


Фикер өстәү