Невролог Татьяна Данилова: «Эпилепсия – инсульт, яман шеш, баш мие имгәнү нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин»

Дөньяда ел саен 5 миллион кешегә эпилепсия диагнозы куела. Бу мәкерле чир күбрәк балалар һәм өлкәннәр арасында очрый, ди белгечләр. Вакытында чарасын күрсә, эпилепсия белән авырган кеше дә тулы канлы тормыш алып бара ала, дип ышандыра алар. Мондый диагноз белән яшәүчеләр тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш? Эпилепсияне нинди билгеләр буенча танырга?

Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) югары категорияле табиб-неврологы, медицина фәннәре докторы Татьяна ДАНИЛОВА белән шул хакта сөйләшәбез.

– Эпилепсиянең яше бармы?

– Эпилепсия өянәге кеше гомеренең теләсә кайсы чорында пәйда булырга мөмкин. Шулай да ул балалар һәм өлкәннәр арасында ешрак очрый.

    – Эпилепсия ни сәбәпле пәйда була?

– Әлеге авыру нәселдән күчәргә мөмкин. Моңа баш миендәге үзгәрешләр дә йогынты ясый ала. Эпилепсия – инсульт, яман шеш, баш мие имгәнү нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Моннан тыш ул инфекция аркасында, организмдагы аутииммун процесслар йогынтысында башлана ала.

– Эпилепсиядән тулысынча котылып буламы?

– Аннан тулысынча котылып булмый. Бары тик андый чакта үзәккә үткән өянәкләрне генә туктатып торырга мөмкин. Моның өчен кеше көн саен махсус дарулар эчеп торырга тиеш. Аларны дөрес кулланган кеше 70 процент очракта эпилепсия өянәгеннән котыла ала. Даруларның файдасы тимәгәндә, эпилепсия нейрохирургия алымнары белән дәвалана. Бу очракта баш миенең эпилепсия өянәге китереп чыгарган өлеше операция ярдәмендә алып атыла. Бу – бик катлаулы, җитди алым. Шуңа күрә аңа кешене кат-кат җитди тикшереп, белгечләр үзара килешеп, уртак фикергә килгәч кенә алыналар. Моннан тыш махсус алымнар ярдәмендә өянәкләрнең көчен, ешлыгын да киметеп була. Эпилепсиянең кайбер төрләре вакытында майлы ризыкларга өстенлек биреп, аксымны чикләүне күздә тоткан аз углеводлы кетоген диета да нәтиҗә бирә. Балаларга аеруча файдалы ул. Бу диета невролог тарафыннан гына билгеләнә. Эпилепсиядән интеккән кеше аны табиб күзәтүе астында гына тотарга тиеш.

– Балалар дигәннән, эпилепсия яшь организмны ни дәрәҗәдә үзгәртә?

– Вакытында чарасын күрмәсәң, баланың киләчәктә үсешендә тоткарлыклар пәйда булырга мөмкин. Аның хәтере начарлана, укыганда да проблемалар килеп чыгуы ихтимал.

    – Көзән җыерудан тыш, эпилепсия өянәген тагын нинди билгеләр буенча чамаларга мөмкин?

– Дөрестән дә, эпилепсиянең билгеләре көзән җыеру белән генә чикләнми. Кайбер очракларда кеше хәтта аңын да җуймаска мөмкин. Йөздәге мускуллар, бил, куллар билгеле бер ешлык белән хәрәкәтләнеп торса, аларны берничек тә контрольдә тотып булмаса, кеше бермәлгә тораташ катып калып, тирә-юньдәге бер нәрсәгә дә реакция белдермәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Көзән җыерулар даими рәвештә кабатланган очракта да белгечкә күренү зарур. Аңны җуйганны көтеп торырга кирәкми.

Шәмәхә төс эпилепсия белән авырган кешеләрне тынычландыра, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?

– Шәмәхә төс 26 мартта билгеләп үтелүче эпилепсия белән авыручылар көне символы санала. Бу бәйрәмне эпилепсия белән авыручы 9 яшьлек Кессиди Меган исемле кыз уйлап тапкан. Язның бер көнен шәмәхә көн дип игълан итеп, яшьтәшләренә үзенең башкалардан берни белән дә аерылып тормавын, тулы канлы тормыш белән яшәвен исбатларга теләгән ул. Ни өчен нәкъ менә шушы төс дигәндә, әлеге төс эпилепсиядән интегүчеләрне тынычландыра, аларның нерв системасына уңай йогынты ясый, курку хисен юкка чыгара.

– Эпилепсия өянәге вакытында кешегә ничек ярдәм итәргә?

– Әгәр кеше өянәк вакытында аңын югалтып егылган икән, аны иң элек ян-якка яткырып, башын бераз аска төшереп, ян-якка борып, муен турысын кысып торган әйберләрне чишәргә, бушатырга кирәк.

– Аның тирәсендә хәтәр, курыныч әйберләр булмаска тиеш.

– Эпилепсия өянәге вакытында кешенең авызын ачтырып, чит-ят әйберләр тыгарга, аңа су, дару эчерергә ярамый.

– Иң мөһиме – эпилепсияле кешегә ярдәм итәргә алынган зат тынычлык сакларга, хәвефләнмәскә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү