Санкт-Петербургта “Табуретка” XIII Бөтенроссия балалар театр-поэзия фестивале узачак.
“Табуретка” фестивалендә балалар үзләренең спектакльләрен Россиянең танылган режиссерларына күрсәтеп, алар белән аралаша, мастер-классларда катнаша алачак.
Финалга чыгучылар үзләренең иҗат җимешен Санкт-Петербург тамашачысына күрсәтү мөмкинлегенә ирешәчәк.
Чара Санкт-Петербург Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.
Заявкалар 1 марттан 1 июльгә кадәр кабул ителә.
Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар белән taburetkafest.ru сайтында танышырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat