Казанда 2 миллион чамасы бурычка баткан бер хатын-кыз машинасыз калмас өчен көпчәкләренә бозау кадәрле ике этен бәйләп куйган

Казанда яшәүче бер хатын-кыз, кредитларын түләмичә йөреп, 2 миллион чамасы бурычка баткан. Әмма аны түләргә ашыкмаган. Бу хакта “Татар-информ” Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ахыр чиктә суд приставлары, тегенең Skoda Yeti машинасына арест салу өчен, өенә килгән. Хатын-кыз, машинасын бирмәс өчен, көпчәкләренә бозау кадәрле ике этне – Тибет мастифларын бәйләп куйган.
Суд приставларына полиция хезмәткәрләрен чакыртудан башка чара калмаган. Аларны күргәч, хатын-кыз этләрне чылбырдан ычкындырып, өенә кертеп җибәргән. Шуннан соң инде иномаркасына арест салырга комачаулаучы булмаган.


Фикер өстәү