Россия галимнәре утта янмый, суда чыланмый торган тукыма уйлап тапканнар

Санкт-Петербург галимнәре төрле төстәге тукымаларны утта янмый, суда чыланмый торганга әйләндерү ысулын уйлап тапканнар. Ба хакта “РИА Новости” яза.

Моның өчен алар метаарамидлы җепселләрдән (янмый торган җепселләр) торган тукыманы сайлап алган. Мондый тукыма Цельций буенча +450 градус эсселеккә бирешми, ләкин аны буяу бик кыен. Петербург галимнәре бу проблеманы хәл итү генә түгел, температура күрсәткечләрен дә арттырган әле. Шулай итеп, эшкәрткәннән соң тукыма Цельций буенча +540 градус эсселекне чыдата торганга әйләнгән.

Галимнәр фикеренчә, аларның ачышы махсус кием-салым, мебель һәм палас ише әйберләр җитештерү, шулай ук транспорт салонын эшләү өчен файдаланылырга мөмкин.


Фикер өстәү