Тугыз яшьлек кыз 3 туганын янгыннан коткарган

Башкортостанның Мәләвез районында тугыз яшьлек кыз өч туганын янгыннан коткарган. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Янгын гаилә яшәгән шәхси йортта чыккан. Бу вакытта анда 9 яшьлек Влада, 8 яшьлек Маша, 6 яшьлек Слава һәм 3 яшьлек Артем өйдә ялгызлары булган. Әниләре кибеткә киткән була.

Влада янгын тавышын ишетә һәм залга йөгереп керә: анда инде обоилар һәм пәрдәләр янган була, ә ишек ягы төтен белән тула. Кыз, энеләрен өйдән чыгарып, күршеләренә керткән, янгын турында әнисенә әйткән.

Янгынны коткаручылар тиз сүндерә, беркемгә дә табиблар ярдәме кирәк булмый.

Мәләвезнең битараф булмаган кешеләре гаиләгә әйберләр һәм финанс яктан булышкан. Хәзер гаилә вакытлыча туганнарында яши.


Фикер өстәү