Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чакыруы буенча Әбү-Дабида Халыкара күргәзмә ачуда катнашты

Татарстан предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан бирле катнашып килә. Россия павильонында юбилей күргәзмәсе – 300 нчы күргәзмәдә “Рособронэкспорт” акционерлык җәмгыяте, “Алмаз-Антей” концерны”, «НПО “Высокоточные комплексы”, “Технодинамика” ачык акционерлык җәмгыятьләре, “Швабе-Медиа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “ОП”, “Ульяновский патронный завод” акционерлык җәмгыятьләре, “Казанский ГКПЗ” продукциясе тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов аларның барысы белән танышты.

Моннан тыш ул “Россия Вертолетлары” стендындагы продукцияне карады.
Татарстан Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга актив төстә ярдәм итеп килә. Әмирлекләр республиканың сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе булып тора.
Узган елның тугыз ае йомгаклары буенча Татарстан белән әлеге ил арасында товар әйләнеше 5 тапкырга диярлек үсеп, 28,6 миллион доллар тәшкил иткән.


Фикер өстәү