Президент: “Россиягә каршы санкцияләр кертүчеләрнең өметләре акланмады”

Илебез икътисады көнбатыш илләре санкцияләре басымына каршы тора алуын күрсәтте. Чикләүләр кертүче илләрнең өметләре акланмады, санкцияләр үзләренә үк тискәре яктан тәэсир итте. Россия Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында шулай дип белдерде.

Ул Россиягә каршы санкцияләр кертүчеләрнең үзләренә үк зыян салуларын – илләрендә бәяләр үсүне, эш урыннарын югалту һәм энергетика кризисын китереп чыгаруларын искә төшерде.

“Аларның өметләре акланмады. Россия икътисады һәм идарә системасы көнбатыш илләре уйлаганга караганда күпкә ныграк булып чыкты. Хөкүмәт, парламент һәм бизнесның, хезмәт коллективларының уртак эше нәтиҗәсендә икътисадый вазгыятьнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә ирештек”, – дип басым ясап әйтте Путин.

Аның әйтүенчә, Хөкүмәт кешеләребезне икътисадый яссылыкта яклауга, эш урыннары саклау, базарда товар кытлыгына юл куймау һәм илнең финанс системасының тотрыклылыгын саклап калуга иреште.


Фикер өстәү