Путин Президент сайлавы законның катгый шартлары нигезендә узачагын әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советына Юлламасында белдергәнчә, Президент сайлавы һәм җирле, төбәк хакимияте органнарына сайлаулар закон нигезендә, барлык демократик процедураларны катгый төстә үтәү нигезендә узачак.

Ул дәүләт эшлеклесе Петр Столыпинның сүзләрен телгә алып үтте. Столыпин, тарихи яктан иң югары хокукка – Россиянең көчле булу хокукына ирешү өчен Россияне саклау-яклау эшендә тырышлыкны, бурычларны, хокукларны берләштерергә кирәк, дигән.


Фикер өстәү