Путин: “Икътисадны яңа биеклеккә чыгарырга кирәк”

Россиянең ыргылыш өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында белдергәнчә, ыргылыш өчен бөтен мөмкинлекләребез бар.

Аның әйтүенчә, килеп туган шартларга җайлашу гына түгел, икътисадны яңа биеклеккә чыгару да кирәк. Яңа сынаулар, яңа мөмкинлекләр вакыты җитте, диде ул.

Президент сүзләренә караганда, хәзер хезмәт базары элеккегедән уңайлыракка әйләнде. Пандемиягә кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 4,7% тәшкил итсә, хәзер – 3,7%. Бу – тарихи минимум.

Путин билгеләп үткәнчә, карарларны яшен тизлегендә кабул итәргә туры килде. Бизнес, кече һәм урта эшмәкәрлек зур роль уйнады. Дәүләтнең чиктән тыш җайга салуыннан котылуга ирешелде. Аның әйтүенчә, быел эчке ихтыяҗның үсүе көтелә. Россия компанияләре, моннан файдаланып, көнбатыш илләре компанияләре киткәннән соң бушап калган урыннарны биләргә тиеш.


Фикер өстәү