Президент әйтүенчә, ана капиталы программасы Донбасста, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә дә гамәлгә кертеләчәк.
“Ана капиталы” дәүләт программасы илнең яңа төбәкләре – Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запоржье өлкәләрендә яшәүчеләр өчен дә гамәлгә кертеләчәк. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында шулай дип белдерде.
Исчегезгә төшерәбез: аны 2007 елдан соң туган балаларның ата-аналары ала. Узган елның көзендә түләү күләме 12%тан күбрәккә артты. Быел беренче бала өчен – 590 мең чамасы, икенче бала өчен – 780 мең сумга якын бирелә.
2024 елда ана капиталы күләмен тагын 5,5%ка арттыру көтелә. Шулай итеп, беренче бала өчен 622 мең сум чамасы, икенче бала өчен – 822 мең сум тәшкил итәчәк. 2025 елда тагын 4%ка артачак. Беренче балага якынча 647 мең сум, икенче балага – 855 мең сум чамасы түләнәчәк.