Путин югары белем бирүнең традицион системасына кайту мәсьәләсен карарга тәкъдим итте

Россия белем бирү системасын яңартырга җыеналар. Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында шулай дип белдерде.

Яңа программа совет мәгариф системасының һәм соңгы дистә еллардагы тәҗрибәнең иң яхшысын тәкъдим итүне күздә тота. Шул ук вакытта моңа күчү әкренләп барачак һәм хәзерге программа буенча белем алучыларга яки элегрәк дипломнар алучыларга кагылмаячак.

–Уку вакыты – 4 елдан 6 елга кадәр. Шул ук вакытта бер белгечлек һәм бер вуз кысасында конкрет һөнәргә бәйле төрле программалар тәкъдим ителә ала, – дип белдерде Владимир Путин.

Тар белгечлекләр буенча магистратурада яки ординатурада белем алуны дәвам иттерергә мөмкин. Аспирантура исә фән һәм укыту эшчәнлеге буенча белгечләр әзерләячәк.

Яңа системага күчү өчен мәгариф һәм хезмәт базарына кагылышлы законнарга күп төзәтмәләр кертергә кирәк булачак.


Фикер өстәү