Егетләр – безне, без аларны көтәбез

Аларга туган яктан килгән кәгазь кисәге дә кадерле. Әти-әниләре җибәргән ризыклардан өй исен, җылы оекбашлардан йөрәк җылысын тоялар. Махсус операциядәге егетләр бөтен республика халкына рәхмәтле. Анда «синеке», «минеке» дигән сүз юк. Бары бергә, югы уртак! Егетләргә ярдәм җыеп, аларны кулларына илтеп тапшыручы волонтерлар исә туган яктан сәлам һәм күчтәнәч кенә түгел, өмет тә алып киләләр.

Солдатлар әтисе

Мамадыш районында яшәүче эшмәкәр Фәнил Гыйззәтуллин Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале алгач, йөзләгән кеше аңа янә рәхмәт сүзләре язып калдыра. Күбесе – солдат әниләре. Ни әйткәннәрен беләләр. Фәнил абый, халыктан җыелган әйберләрне машиналарына төяп, Ватанны сакларга киткән егетләргә илтеп бирә, аларның күңелен күрергә тырыша.

– Мин дә – хәрби операцияләрдә катнашкан кеше. Күпне күрдек, бердәм булдык. Элемтә юк иде. Әнием алты ай буе миннән хәбәр көтеп яшәде. Кайтмас дигән булганнар. Гомерем бетмәгәч, кайттым. Егетләр дә кайтачак, – ди ул. – Япь-яшь егетләр Ватанны саклаганда, нинди йөрәк белән тыныч кына яшәргә кирәк?! Мин – болай да тынгысыз кеше. Тәртипсезлек яратмыйм. Дөреслек булсын дип йөрим.

Фәнил абыйга – 51 яшь. Балаларым күп минем, ди ул. Баксаң, янындагы бар балага да «улым», «кызым» дип дәшә икән. Әле бервакыт кызык хәлгә дә калган.

– Гуманитар ярдәм җыйдык та, илтергә үзем бара алмадым, – ди ул. – Йөкне озатып кайтсам, исемләп җибәрелгән бер посылка онытылып калган. Нишләргә? Тизрәк урамга чыктым. Бер кеше очрады. Ярдәмне төяп озаткан машинаны куып җитәргә кирәк, улыма дигән посылка калган, дим. Риза булды. Сөйләшеп киттек. Баксаң, аның улы да хәрби операциядә икән. Исем-фамилиясен дә әйтте. Мин «улым» дип атаган, посылкасы онытылган егетнең әтисе булып чыкмасынмы!

Фәнил абый әйтүенчә, егетләргә бар кирәк-яракны ташыйлар икән. Күбрәк тәм-том алып барырга тырышалар. Җиһазлар ясап бирүчеләр дә бар.

– Үзенә тигән кешегә бик кыен, башкалар моны аңлап та бетермәскә мөмкин, – ди Фәнил абый. – Район хакимияте белән берлектә эшлибез. Һәрберсен яхшы итеп киендереп озаттык. Бөтенесе белән элемтәдә торам. Нәрсә сорасалар, шуны илтәбез. Район фермерларына, эшмәкәрләренә, дин әһелләренә, хатын-кызлар оешмасына, мәктәпләргә чиксез рәхмәт. Беркем дә читтә калмый. Берәү оекбаш китерә, икенчесе акчасын суза. Әле менә бер абый килде. «Фәнил, мин егетләргә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Әмма «УАЗ»игым бар. Шуны бирәм, каратып ал», – ди. Бумы инде ярдәм итә алмау! Егетләр бик сөенәчәк. Без бердәм икәнебезне тагын бер кат расладык. Монда без рәхәттә яшибез. Андагы хәлләрне барып күрергә кирәк. Әмма миндә курку юк. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшибез, дип йөрим. Хатын курка инде. Йөрмә, ди. Тик мин ничек инде балаларым яшендәге егетләрне ташлый алыйм? Ярдәмем кирәк чакта барачакмын.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: radiosputnik.ria.ru


Фикер өстәү