Путин россиялеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне, ветераннарны һәм махсус операциядә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Президентның видеомөрәҗәгатен Кремльнең рәсми сайтында чыгардылар.

Дәүләт башлыгы үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, әлеге бөтенхалык бәйрәме Ватанын саклаучы буыннар бәйләнешен символлаштыра. Путин ватан өчен көрәшкән, аның иреген һәм бәйсезлеген яклаган барлык ветераннарга рәхмәт белдерде.

Россия Президенты хәзерге вакытта махсус операциядә катнашучы сугышчыларга аерым рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, ил хөкүмәте алга таба да гаскәрләрне алдынгы техника белән тэәмин итәчәк.

Путин ассызыклаганча, илнең барлык халкы Россия яклаучыларына ышана.

— Миллионлаган кеше чын күңелдән, фронттагы сугышчыларга ярдәм итә, һәм бу какшамас бердәмлек-безнең җиңүнең нигезе, — дип ассызыклады Путин.


Фикер өстәү