Республикада көчле җил, юлларда – кар көртләре.
Татарстанда 22 февральдә кичке сәгать алтыдан 23 февраль кичке сәгать алтыга кадәр урыны белән кар-буран көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразына караганда, республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә. Юлларда – кар көртләре.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat