Рөстәм Миңнехановка 200-300 км ераклыктан йөрәкне тикшерә торган чыбыксыз фонендоскоп тәкъдим иттеләр

Бүген Чаллы шәһәр Советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Әлеге утырыш кысаларында оештырылган күргәзмәдә Республика Рәисенә чыбыксыз фонендоскоп тәкъдим ителде. Прибор пациент республиканың иң ерак районында булса да, йөрәк тавышларын югары сыйфатта тыңларга мөмкинлек бирә. Бу илнең инновацион ачышы. Әлеге яңалыкны уйлап табучыларның берсе Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибы Роберт Баязитов. Ул республика Рәисенә аның мөмкинлекләре турында сөйләде, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

«Әлеге приборны пациент йөрәгенә кушып, чыбыксыз элемтә чаралары буенча тавышларны докторга тапшырырга мөмкин. Табиб, пациенттан 200-300 километр ераклыкта булганда, реаль вакыт режимында йөрәк ритмын тыңлый ала. Технология йөрәкне, үпкәләрне, югары тавыш сыйфаты белән, чит тавышларсыз тыңларга мөмкинлек бирә. Бу фонендоскоп ярдәмендә табиблар иң ерак районнардагы пациентларны тикшерә алачак», — дигән Роберт Баязитов.

 


Фикер өстәү