Рөстәм Миңнеханов Чаллыда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә игътибар бирүне сорады

Чаллы шәһәр Советы утырышында Рөстәм Миңнеханов шәһәр җитәкчелеген торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә игътибарлы булырга чакырды.

Татарстан Рәисе бүген Чаллы халкының «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләре, идарәче оешмалар, коммуналь һәм юл хезмәтләре эшенә социаль челтәрләрдә шикаятьләр саны артуын билгеләп үтте. Шәһәрне кышын җыештыру елән дә халыкның канәгать түгел. «Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренә дә оператив җавап бирү мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Чаллының шәһәр төзелеше үсеше күзлегеннән Тукай районы белән тыгыз бәйләнештә булуын әйтте. Шәһәр яны кешеләре актив торак төзелеше алып бара. Шунда ук Чаллының күп балалы гаиләләре өчен җир бүлеп бирелгән.

«Бүген Тукай районы яңа микрорайоннарны кирәкле инфраструктура, шул исәптән социаль объектлар, аеруча мәктәпләр белән тәэмин итүдә кыенлыклар кичерә. Шәһәр Мэриясе һәм район җитәкчелегенә бу мәсьәләләрне актив рәвештә хәл итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү