Рөстәм Миңнеханов Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгына шелтә белдерде

Чаллы шәһәр советының хисап сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика җитәкчесе сәламәтлек саклау өлкәсе буенча фикер алышу вакытында автоград идарәсе җитәкчесе Александр Николаевка кисәтү ясады.

Рәис Чаллыда, сораштырулар буенча, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан 62% кеше генә канәгать булуына игътибарны юнәлтте. Республикада бу күрсәткеч 75 %ка тигез. Миңнеханов Николаевка халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерергә һәм бу юнәлештә эшне яхшыртырга кушты.

 


Фикер өстәү