Марат Садыйковның әнисе вафат

Элеккеге Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның әнисе, невролог табиб Нәзирә Шәйхелислам кызы Садыйкова вафат булды. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, алар бергә республиканың сәламәтлек саклау системасына зур өлеш керткән һәм табиблар династиясен дәвам иткән ике бала тәрбияләгән.

Хушлашу мәрасиме бүген, 26 февральдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков тормыштан бер ай алданрак, 29 гыйнварда китте. 

7 нче шәһәр хастаханәсе Садыйковлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша


Фикер өстәү