Татарстанда табигатьне саклау өчен 14 миллиард сумнан артык акча тотылган

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысасында табигатьне саклау буенча барлыгы 29 чара гамәлгә ашырылган. Моның өчен 14 миллиард сумнан артык акча тотылган. Республика 2019 елдан бирле проектны гамәлгә ашыруда актив катнашып килә.

Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский әйтүенчә, соңгы биш ел эчендә табигатьне саклау җәһәтеннән барлыгы 850 чара (52 миллиард сумлык) үткәрелгән. Күпчелеге – «Экология» илкүләм проекты буенча. Татарстан «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Урманнарны саклау», «Чиста су», «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» кебек федераль проектларда катнаша.

Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар Президент Владимир Путин тәкъдиме белән тормышка ашырыла.


Фикер өстәү