Төркиядә хәрабәләр астыннан исән ат чыгарылган

Төркиядә коткаручылар җир тетрәүдән соң 21 көн узгач, хәрабәләр астыннан тере атны чыгарганнар, дип яза «Известия».

Хайван плитәләр арасында тар урында су һәм ризыксыз өч атна түзеп, исән калган.

Махсус техника атны азат иткәч, аның хуҗасы муенына уралган арканыннан тартып чыгарган. Аннары ул мөстәкыйль рәвештә бина җимерекләре өстеннән чыга алган.


Фикер өстәү