Махсус операциядә һәлак булган Балтач егетенең үлеменә бер ел була: аның әти-әнисенә мәгънәле бүләк ясаганнар

Тагын берничә көннән Балтач егете Илдар Илнур улы Галиевның махсус хәрби операциядә һәлак булуына бер ел була.

20 яше туларга санаулы көн калганда һәлак булган Илдарны якташлары онытмый. Үткән ел ул белем алган гимназиягә элмә такта куелды һәм истәлек почмагы булдырылды. Гимназиянең иң тырыш, иң тәртипле, бик актив һәм җиңелү белмәс чаңгычы егете аны белүчеләр хәтерендә гел шат күңелле, ярдәмчел, кешелекле булып саклана.

Истәлек тактасына уелган рәсемендә дә Илдар гимназиягә килүчеләрне ихлас елмаюы белән каршы ала, озатып кала. Аның исеменә үткәрелүче чаңгы ярышлары да дәвамлы булыр дип ышандыралар.

Күптән түгел  Илдарның әти-әнисе Илнур һәм Тәнзиләгә, туганнарына бик тә мәгънәле бүләк әзерләгәннәр.

— Февраль башлары иде. Бөрбашта туып- үсеп, бүген Балтачта яшәүче Гөлия Сабирова шалтыратып: «Илдар турында клип төшерсәм буламы?»- дип сорады. Ирем белән без рөхсәт бирдек. Үз акчасын түләп төшертте, бөтенесе артыннан үзе йөрде. Җырны да икенче сыйныфта укучы кызы Алия белән сыйныфташы Әмир Галиевлар башкара. Гимназия коллективы да ярдәм итте. Безнең улыбызны хөрмәтләгән Гөлиягә, укучыларга, хезмәте кергән һәркемгә гаиләбез исеменнән зур рәхмәт, — ди Тәнзилә ханым Галиева.

Илдарның истәлеген мәңгеләштереп, алар Зинира һәм Ризат Рамазановларның «Саубуллашыйк» җырына клип төшергән. Анда Илдарның күпсанлы фотолары, ул яулаган медальләр, истәлек тактасы, газиз балаларын югалткан Тәнзилә һәм Илнур Галиевлар, бүгенге көнгә аваздаш бик тә мәгънәле сүзләр һәм җырның искитмәле көе бергә кушылып, әйтеп бетергесез моңга әйләнә. Бу клипны күз яшьләрсез карап та булмый…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү