Үзе исән төсле…

Флера апа Калмурзина баш киемнәрен тегә, ефәктән һәм бәрхеттән чигешләр ясый, күн мендәрләр, «казан җөе» техникасы панносында иске бизәкләрдән тегү остасы, шулай ук курчаклар өчен милли киемнәр җитештерә, сәйлән белән чигү һәм сынлы сәнгать белән шөгыльләнә иде.Ул 2018 елда 89 яшендә вафат булды.

Кул остасының эше бүген дә дәвам итә. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Флера Калмурзинаның музее эшли. Анда аның барлык кул эшләре урнаштырылган. Аның рухын шатландырып, гимназия коллективы бик зур эш башкара. Өченче ел рәттән Флера Калмурзина исемендәге оста куллар бәйгесе дә оештырыла. Быел ул районкүләмендә үткәрелде. Әлеге эшне гимназия директоры Рәхимә Арсланова башлап йөри.
– Флера апа үзенең затлылыгы, миллилеге белән күңелемне җәлеп итте. Сөйләшеп киттек, аннары инде мин аны гимназиягә ияртеп алып кайттым, – ди Рәхимә Арсланова. – Ул безнең укучылар белән дә дуслашты. Уйлаштык-уйлаштык та музеен ачтык. Биредә аның кул эшләре, кигән киемнәре, бәйгеләрдә катнашучы укучыларның иҗат җимешләре урын алды. Киләчәктә бәйгене тагын да зуррак итеп, республика күләменә чыгарасыбыз килә.
Гимназиянең татар теле укытучысы Гөлназ Галиева музейдагы ядкәрләрне күз карасыдай саклап тота. Шушы кул эшләре мисалында балаларның күңеленә миллилекне җиткерә. Бу музейдан кеше өзелми икән. Укучылар да кызыксына, килгән кунаклар күңеленә дә хуш килә ул.

– Максатыбыз – онытылып барган кул эшләрен яшь буынга тапшыру. Бу хакта сөйләмәсәң, күрсәтмәсәң сабыйлар белми дә калыр иде. Хәзер бит өйдә энә белән җеп тотулар да кимеде. Ә без бәйгебез аша яңадан сандыкларны ачтырабыз, милли киемнәр тектерәбез. Үзебез дә сизмәстән матур гореф-гадәтләребезне саклый башлыйбыз. Бу чараның дәвамлы булуын телим, – ди Гөлназ Галиева.
Чарага Флера Калмурзинаның дуслары, туганнары, ике кызы да килгән иде.
– Әни безне эшкә өйрәтеп үстерде. Бер кисәк чүпрәк бирер иде дә, күлмәк тегеп ки дияр иде. Өйрәндек. Шуның өчен рәхмәт аңа. Әнинең эшләрен саклап тоткан өчен, аның исемен таныткан өчен гимназия коллективына рәхмәт. Сез болай зурлагач, әни үзе исән төсле, – ди кызы Фәридә. –Монда килгәндә гади генә киенгән идем. Ишектән чыгып барганда ирем: “Нигә чиккән камзулыңны кимәдең”, ди. Әлә ничек булды. Тиз генә яңадан киендем. Матурлыкны кем дә ярата шул.
Катнашучылар күп иде быел. Аларны 4 номинациядә бүләкләделәр. Гран-при алучылараг исә Флера Калмурзина исемендәге премия тапшырылды.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү