Рөстәм Миңнеханов Гёкдениз Карадениз белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гёкдениз Карадениз белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Гёкдениз Карадениз 2008 елдан 2018 елга кадәр Казанның «Рубин» командасы өчен чыгыш ясаган төрек футболчысы. Команда белән бергә ул ике тапкыр Россия чемпионы була, Россия Кубогын яулый, шулай ук ике тапкыр илнең суперкубогын яулый.

Очрашуда республикада футболны үстерү, балалар спортына ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү