Оборона министрлыгы: Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны көтелми

РФ Оборона министрлыгы өлешчә мобилизация кысаларында өстәмә чаралар уздыру мөмкинлеге турында гариза ясады.

РИА Новости оборона идарәсенең Милли үзәгенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәрби ведомство хәзерге вакытта бернинди өстәмә чаралар үткәрми һәм уздырырга планлаштырмый.

Шул ук вакытта үзәккә бер атна эчендә 54 шалтырату килгән, дип билгеләп үтелә. Оборона министрлыгында аларны Киев режимы һәм аның көнбатыш кураторлары ялган мәгълүмат таратып, россиялеләргә психологик басым ясарга тырышулары белән бәйлиләр.


Фикер өстәү