Татарстанның баш санитар табибы Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина 17 мартта гражданнарны кабул итәчәк. Белгеч белән Россия Президентының республикадагы кабул итү бүлмәсендә киңәшләшергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә идарә матбугат хезмәте.

Республиканың баш санитар табибы белән очрашу 10.00-12.00 сәгатьләрдә үтәчәк. 8(843)238-53-35 номеры буенча алдан язылу сорала. Гаризалар 16 мартка кадәр кабул ителә.

 


Фикер өстәү