“Ир сүзе – закон” – Махсус хәрби операция барышында өч бала атасы һәлак булган

Башкортстанның Шәймуратов исемендәге батальоны хәрбие Рамил Баязитов махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта республиканың Әбҗәлилов районы хакимияте башлыгы “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр иткән, дип яза GOROBZOR.RU мәгълүмат порталы.

Хакимият башлыгы әйтүенчә, Биккулово авылында туып-үскән егет 2022 елның июлендә Башкортстан батальонында хезмәт итү өчен контрактка кул куйган. Белеме һәм осталыгының махсус хәрби операция зонасында аеруча кирәк булуын аңлап, бу карарга ул үз теләге белән килгән.
“Ир сүзе – закон. Башкача була алмый”, – дигән Рамил, якыннарына үзенең ни өчен шундый карарга килүен аңлатып.

Район хакимияте башлыгы билгеләп үткәнчә, Рамил Баязитов хатыны белән өч кызны дөньяга китергән. Аларга ул югары белем бирергә, чыгарылыш кичәләрендә булырга хыялланган…


Фикер өстәү