Мошенниклар дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнү белән куркыта башлаганнар

Бу хакта Саклык банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Саклык банкында мошенниклыкның яңа төре барлыкка килү турында кисәтеп әйткәннәр. Аферистлар, янәсе, Украина армиясенә акча күчергән өчен дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнү белән куркыталар. Бу хакта “Татарстан-24” банкның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Мошенниклар, телефоннан шалтыратып, үзләрен полиция яки ФСБ хезмәткәре буларак таныштыра. Шуннан соң, имештер, банк хезмәткәренең клиент мәгълүматларын урлап, Украина армиясенә акча күчерә башлавы турында хәбәр ителә.
Карта хуҗасына акча күчергән өчен җаваплылык – 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин, дип куркыталар. Шуннан соң телефонны “Банкның иминлек хезмәте” хезмәткәре алып, мошенниклар счетына акча күчерүне сорый. Моннан тыш, янәсе, җинаятьчене эзләп табуга ярдәм итәчәк, дигән булып, кредитлар алырга да мәҗбүр итәләр ди.


Фикер өстәү