1 октябрьдән БАДларга мәҗбүри маркировка кертелә башларга мөмкин

Аны этаплап – ике ел дәвамында кертү күздә тотыла.

Россиядә 1 октябрьдән биологик актив матдәләр (БАДлар) мәҗбүри төстә маркировкалана башларга мөмкин. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева шулай дип белдергән.

Маркировканы ике ел дәвамында этаплап кертү: 2023 елның 1 сентябреннән маркировкалауның мәгълүмат системасында теркәү; 1 октябрьдән – җитештерүчеләр һәм импортерлар тарафыннан мәҗбүри маркировкалауны башлап җибәрү күздә тотыла.


Фикер өстәү