Татарстан Рәисе DoorHan компанияләре төркеме җитәкчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген DoorHan компанияләре төркеме генераль директоры Александр Ханин белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.

DoorHan – җитештерү предприятиеләре төркеме. Аларның гомуми максаты – сәнгать төзелеше объектлары, шәхси йортлар төзелеше өчен һ.б. кирәкле әйберләр җитештерү.

Хәзерге вакытта Татарстанда DoorHan компаниясенең 2 подразделениесе эшли. Капка, аның өчен автоматика, төяү-бушату җайланмаларын җитештерү буенча тәүге заводы 2012 елда Лаеш районы Комлы Кавал авылында ачылган. 2021 елда Столбище авылында блок-контейнерлардан модульле биналар, ангар капкалары, төзелеш өчен сэндвич-панельләр җитештерү заводы файдалануга тапшырылган.

Очрашуда DoorHan компанияләре төркеменең Татарстандагы проектларын гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары буенча фикер алышу булды.


Фикер өстәү