Бу йорт серле сандык кебек: Татарстанның бер мәктәбендә 11 төрле милләт баласы белем ала

Сүзебез Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан рус телле 3 нче гимназия хакында. Монда «Телне саклыйк!» дип аталган үзәк кысасында «Серле сандык» дигән оешма эшләп килә. Ул милләтләр язмышына кагыла. Гимназиядә укучы бер меңнән артык бала арасында 11 милләт вәкиле бар. Телләрен, гореф-гадәтләрен онытмас өчен әнә шул серле сандык ярдәмгә килә дә инде.

Күренекле татарлар

Гимназия рус телле булса да (аның директоры Марина Ильина үзе дә рус милләтеннән), күп чаралар татар телендә оештырыла. Шушы көннәрдә генә монда сигезенче тапкыр «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул гына да түгел, монда 2010 елдан бирле «Күренекле татарлар» дип аталган музей эшләп килә. Шуның нәтиҗәседер инде, укучыларның яртысы туган тел итеп татар телен сайлый. Андыйлар арасында рус милләтеннән булган балалар да бар.

Зур эшләрнең башы шушы музейга килеп тоташа. Яшел Үзән районы, Зөя яклары талантларга бик бай. Бердәнбер көнне гимназиядә бу якның тарихы, шәхесләре тиешенчә өйрәнелмәгән дигән фикергә киләләр дә «Шушы җирдән, шушы туфрактан без…» дигән программа төзиләр. Яңа оешкан музей бүлмәсендә кызыклы очрашулар оештыра башлыйлар. Башка милләт балалары да дәррәү кубып эшкә тотынды, ди милли укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Хәмитова, ул чакларны искә алып. Вакыт узу белән, бу эшләр гимназия кысасына гына сыймый башлый. Башкаларны да тартырга кирәк дигән фикергә киләләр. «Аралашу» клубы ярдәмгә килә. Төрле елларда монда кемнәр генә булмаган. Мәсәлән, алар шушы гимназияне тәмамлаган композитор Рәшит Кәлимуллинның әнисе Клара апаны чакыралар. Язучы Туфан Миңнуллин да еш кунак булган монда. Якташлары Фаил Шәфигуллинның хәләл җефете Эльмира Шәрифуллина да еш килә. Вафаты алдыннан гына җырчы Усман Әлмиев белән дә күрешкәннәр. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Мәсгут Имашев та үз иткән музейны. Ахыр чиктә шушындый очрашулар фәнни-гамәли конференциягә нигез сала да инде. Башта анда район укучылары катнаша, аннан, республика чикләрен узып китеп, Россия күләменә тарала.

Фәнни эшләр 

Конференция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә. Жюри әгъзалары булып та нәкъ шушы оешмалардан, уку йортларыннан белгечләр килә. Конференциягә дип әзерләнгән эшләр музейга тапшырыла, шулай итеп, күренекле татарлар турында мәгълүматлар ел саен арта бара. Бу җәһәттән «Муса Җәлил  биографиясендә билгеле булмаган фактлар», «Тукайның әкияти дөньясы», «Күренекле музейлар», «Минем шәҗәрәм» проектлары бигрәк тә  зур әһәмияткә ия.

Быел «Үз халкын данга күмгән татарлар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең икенче турына 155 фәнни эш сайлап алынган. 255 эш онлайн  каралган. Пенза, Пермь, Ульяновск өлкәләрендә, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларында яшәүче укучылар катнашкан.

Гимназия  ел саен яңа проектлар әзерли. Татарстан халыклары ассамблеясының яшьләр төркеме белән элемтәгә керүләре дә күп нәрсә биргән. Марина Ильина бу дуслыкны чын могҗизага тиңли. Кунакка да еш чакыралар икән үзләрен. Бергәләп дуслык картинасы иҗат иткәннәр, грузин кухнясы буенча мастер-класста тәмле ашлар пешерергә өйрәнгәннәр, төрле милләт халыкларының курчакларын ясаганнар. Гимназиядә бер традиция дә керткәннәр: Туган телләр көнендә 11 сыйныфтан кем бу оешмада иң активы, кичә шул укучының милләтенә багышлана икән.  Шулай итеп Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан көннәрен оештырганнар да инде. Быел мәктәпне иң актив егетләрнең берсе Дамир Гилялдинов тәмамлый. Шуңа да кичә татар теленә багышланган. Ә кич белән залга әти-әниләр җыелган. Рәхәтләнеп концерт, спектакль караганнар. «Бу чарага балалар бик дулкынланып, бигрәк тә каникулда әби-бабайлары янында яшәгәндә әзерләнәләр», – ди мәктәп директоры.

Әлбәттә инде, мондый зур эшләрне яктыртып барырга да кирәк. Бу өлкәдә бернинди проблема да юк. Мәктәп телевидениесе эшләп тора. Анда көн саен истәлекле даталарга, республика, район, мәктәп тормышына багышланган  тапшырулар пәйда була.  «Альма матер» газетасы да калышмый. Аның кәгазь һәм электрон версиясе дә бар.

Һәр чараны яктырткан фотогалереялар да күп нәрсә турында сөйли.

Шулай итеп, серле сандык тулылана бара. Киләчәк буын өчен бик тә кирәк булыр әле ул.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү