Инвалид кызын ачтан үтерә язган анага карата җинаять эше кузгатылган

Җинаять очрагы Башкортстанның Аургаза районында теркәлгән.

Башкортстанның Аургаза районында яшәүче бер хатын-кыз ана бурычын үтәмәгән өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта республика прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ана кеше 14 яшьлек инвалид кызын узган елның августыннан сентябрьгә кадәр бик пычрак шартларда, ачлы-туклы яшәткән. Баласына даруларын да бирмәгән.

Җүнсез ана моңа кадәр дә баласын тиешенчә тәрбияләмәве һәм карамавы өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма бу хәл аның тәртибен, дөньяга карашын үзгәртмәгән.

Хәзер инде мәнсез хатын-кызга карата “Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычын үтәмәү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үзенең гаебен таныган. Кыз хәзер – әтисе карамагында.


Фикер өстәү