Рөстәм Миңнеханов: «Бүген безнең алда технологик алгарышны тәэмин итү бурычы тора»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар утырышында катнашты. Чара «Казан-Экспо»да узды.

Катнашучылар хәзерге катлаулы шартларда илнең венчур базарын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, санкцияләр нәтиҗәсендә бозылган җитештерү һәм технологик элемтәләрнең бөтен системасын торгызу кирәклеге турында билгеләп үтелде. Тагын бер мөһим тема — импортны алмаштыру һәм махсус инвестиция режимнары булдыру.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия венчур форумы үзен венчур базарында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак танытты.

Форумның мөһим вакыйгасы булып традицион рәвештә инновацион компанияләр күргәзмәсе тора. Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектлар белән танышты — барлыгы 50гә якын эшләнмә.  «Тәкъдим ителгән проектларның күбесе тормышчан һәм бик кирәкле», — дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул ил җитәкчелеге тарафыннан технологик алгарышны тәэмин итү бурычы куелуын искәртте. «Иң мөһиме — бездә бу мәсьәләне хәл итү өчен инициативалы кешеләр бар. Бүген без бик күп мөһим темалар турында сөйләштек. Безнең фикерләребезне һәм тәкъдимнәребезне ил җитәкчелегенә җиткерергә кирәк. Мин шулай ук әлеге эшкә кушылырга әзер», — дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә форум үткәреләчәгенә ышандырды.


Фикер өстәү