Татарстанда симерүдән интегүче балалар саны арткан

Республикада башлангыч сыйныфларда белем алучы укучыларның өчтән бере, ягъни 100 баланың 32се симерү чиреннән интегә.

Әлеге сораштыру нәтиҗәсен Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында китерде.

– Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, симерү проблемасы аеруча башлангыч мәктәп укучыларында күзәтелә. Әлеге ситуацияне уңай хәл итү өчен мәктәпләрдә, бигрәк тә өйдә укучылар һәм әти-әниләр белән сәламәт туклану буенча эш алып барыла, – диде Любовь Авдонина.

Сораштыруда шулай ук 5-9 сыйныфта белем алучы – 30, һәм 11 югары сыйныф укучысында да әлеге чир барлыгы ачыкланган.


Фикер өстәү