Рөстәм Миңнеханов Равил Гайнетдин белән ислам белемен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты

Очрашуда шулай ук милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту турында сөйләшү булды.

Татарстан Хөкүмәт йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Дини нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты.
Очрашу барышында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, ислам белемен үстерү мәсьәләләре һ.б. каралды.
Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең Казан вәкиллегендә булачак. Шулай ук академияне гамәлгә куючылар советы утырышында катнашачак.


Фикер өстәү