Рөстәм Миңнеханов Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Илнең бөтен мөселман җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны әзерләү һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Әлеге датаны бәйрәм итү кысаларында тантаналы чаралар, фәнни-мәгариф һәм дини форумнар, конференцияләр, күргәзмәләр, бәйгеләр уздыру күздә тотыла.

Шулай ук ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплануы да билгеләп үтелде.


Фикер өстәү