Татарстанда күршесен кыздырылмаган шашлык өчен үтергән ирне 10 елга хөкем иткәннәр

Казанда 34 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылган. Ул кеше үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Узган елның ноябрь уртасында Казада яшәүче күршесенә кунакка кереп спиртлы эчемлекләр эчкән. Кунак йорт хуҗасын шашлыкны яхшылап кыздырмаган өчен шелтәләгән. Шуннан соң ул күршесенә берничә тапкыр суккан һәм шлифовка ясый торган машина белән аягын кискән. Ир алынган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Ир үз гаебен өлешчә таныган. Суд гаепләнүчегә 10 ел каты режимлы колониядә утыру җәзасы билгеләгән.


Фикер өстәү