Патриотик җырлар фестивальдә катнашырга чакыралар

25-26 май көннәрендә “Молодые таланты Отечества” дигән җиденче Халыкара патриотик җырлар фестивале узачак.

Номинацияләре: Җыр: соло һәм ансамбль (5 кешедән артмаска тиеш).

Фестивальне үткәрү урыны: Мәскәү ш., Мәскәү Сугыш ветераннары һәм Кораллы көчләр йортының Кызыл байраклы залы.

Фестивальдә катнашу өчен www.rusol.ru сайтының “МОЛОДЫЕ ТАЛАНТЫ ОТЕЧЕСТВА” бүлегендә заявка тутырып, 28 апрельгә кадәр электрон адреска (6250110@mail.ru) җибәрергә кирәк.
Тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (www.rusol.ru) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү