Дәрестә укучыга суккан математика укытучысын эшеннән җибәргәннәр

Чиләбе өлкәсендә дәрес вакытында укучыга суккан математика укытучысын эштән җибәргәннәр. Әлеге хәл Петропавловский бистәсе мәктәбендә була. Әти-әниләр сүзләренчә, бу аның балаларга беренче тапкыр гына кул күтәрүе түгел.

Район администрациясендә укытучының кисәтү ясавын, укучының бернинди дә реакциясе булмавын әйткәннәр. Ә видеода низагның алга таба ни белән дәвам иткәнен күрергә була.

Билгеле булганча, әлеге хәлдән соң укытучы үзе эштән китү турында гариза язган.


Фикер өстәү