Россия Иҗтимагый палатасы #Добрый огород проектында катнашырга чакыра

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстанда яшәүчеләрне – галимнәр, агроном, педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр, шулай ук бакчачыларны #Добрый огород проектында катнашырга чакыра.

Проект кешеләрне агроволонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү, социаль якланылмаган бакчачыларга ярдәм итү юлы белән җирле бакчачылар бергәлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Беренче “поток”та катнашу өчен заявкалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Проект нигезләмәсе – сайтта (https://dobro-ogorod.ru/grant).
Проект турында тәфсилле мәгълүмат белән сайтта (www.dobro-ogorod.ru) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү