Ташу башланды: 20 йортлы Бәбки авылы утрауда калган

Буа районының Бәбки авылына юл өзелгән: анда барып та, кайтып та булмый. Авылда 20дән артык йорт бар. Хәзерге вакытта нибары сигез кеше генә калган. Болар – пенсионерлар. Калганнары вакытлыча туганнарына, балаларына күченгән.

– Зөя елгасы быел ике атна иртәрәк күтәрелде. Яз иртәрәк килүгә бәйле бу. Бер атна элек бәбкилеләр юлсыз калды. Хәзерге вакытта күпердән йөреп булмый. Алдан дарулар, продукцияләрне таратып куйдык, – диде безгә Килдураз авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов.

Ташу вакытында Бәбки халкының тормышы ел саен шулай икегә бүленә.
Хәер, алар шулай яшәргә ияләшкән инде. Тыныч кына елгада су кимегәнен көтәләр.

73 яшьлек Шәмсия апа Вахитованың да хәлен белештек. Ул ире Таһир абый белән гомер кичерә.

– Хәзерге вакытта алты йортта гына кеше яши. Җәйгә Казаннан, Мәскәүдән  дачниклар кайта. Сентябрьдә кире шәһәрләренә кайтып китәләр, – ди  Шәмсия апа. – 1970 елны монда Түбән Наратбаш авылыннан килен булып килгән идем. Шуннан бирле ташу вакытында шундый хәл. Утрауда калсак та, зарланмыйбыз. Беркайчан да авылны ташлап китәргә уйламадык. Клубы бар иде. Балалар мәктәпкә күрше авылга йөреп укыды. Атнага бер генә кайттылар. 30 елга якын фермада эшләдем. Тормышларыбыз шөкер хәзер. Ун көннән су кими ул, наным. Ташу турында уйлаганыбыз да юк.

Элек исә хәлләре күпкә авыр булган. Сәбәбе – юлсызлык. Агач күперне ташу агызып китмәсен өчен, ике ай алдан сүтеп куйганнар. Нибары 1 майда гына кабат корганнар. Хастаханәгә дә бара алмаганнар хәтта. Табиб та килеп җитә алмаган. Бу урында Шәмсия апа: «Баламның температурасы күтәрелеп, 25 көнлек чагында үлде», – дип кайгылы көннәрен искә алды Шәмсия апа.  Хәзер авыл юлларына асфальт түшәлгән. Элек ат белән дә йөри алмаганнар.  Үткәннәр белән чагыштырганда, хәзерге ташуга исләре дә китми. Еракка барасылары юк, балалар күптән үскән… Сабырлыкка да күптән өйрәнгән алар.

Ташу вакытында барудан мәгънә юк. Беткән авыллар сукмагыннан йөргәндә, бәлкем, Бәбкигә дә килеп чыгарбыз әле.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү