Татарстанда 9 градуска кадәр җылыта

Төнлә дә җылы булачак.

Бу атнада Татарстанда һава температурасының 9 градуска кадәр җылынуы көтелә.

Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, дүшәмбе – 20 март көнне алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем: көндез – яңгыр, төнлә – юеш кар. Көндез 0…+5, төнлә 0…-5 градус. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Сишәмбе – 21 мартта республикада яңгыр фаразлана. Шул ук вакытта көндез +9 градуска кадәр җылытачак. Төнлә дә җылы: +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана.

22 мартта Татарстанда янә болытлы һава, аз гына яңгыр көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +4…+9, төнлә 0…+4 градус күрсәтәчәк.


Фикер өстәү