Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга быел 1,8 млрд. сум юнәлдереләчәк. Аның буенча социаль һәм инженерлык объектлары төзелә — мәктәпләр, клублар, су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләре, юллар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Узган ел программа ярдәмендә 98 гаилә торак шартларын яхшырткан, авыл ипотекасы буенча 1,6 млрд сумлык кредит бирелгән, 84 объект төзекләндерелгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2022 елда 2,1 млрд сум бүлеп бирелгән. Аның актив катнашучылары Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Тукай районнары булды.