Россиядә уртача гомер озынлыгының үсүен теркәгәннәр

2022 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә уртача гомер озынлыгы 72,76 ел тәшкил иткән, дип яза РБК.

«Еллык үсеш 2,66 ел тәшкил итте. 2021 елда уртача гомер озынлыгы 70.1 ел булган. Бу күрсәткеч 1990 нчы еллар башыннан максималь үсеш алды», — диелә басмада.

Басма билгеләп үткәнчә, COVID-19 пандемиясе фонында ике еллык төшүдән соң беренче үсеш күзәтелгән — 2020 елда гомер озынлыгы 1,8 елга, ә 2021 елда тагын 1,4 елга кимегән.


Фикер өстәү