Җирнең һәр сулышын тоеп торган агрономнар әнә шулай ди. Аларның болай дип әйтүләре язгы кыр эшләрен иртәрәк башлауга гына бәйле түгел, җылылардан соң кинәт суытып җибәрергә мөмкин, ди белгечләр. Язгы чәчүгә ныклап торып керешкәнче, игенчеләрнең хәлен белештек.
Яз иртә килсә дә, әзерлек эшләре инде күпчелек районнарда төгәлләнгән. Минзәлә, Мөслим, Сарман аграрийлары кырларда уҗым культураларын тукландыруга кереште.
Кукмара районының баш агрономы Илдар Габбасов әйтүенчә, быел кырларда кар артык күп булмаса да, уҗымнар кышны уңышлы чыккан.
– Басуга ташу төшә башлады. Безнең балачакта иң күңелле чак шушы була торган иде. Башка елларда мондый һава торышы 10 апрельләрдә күзәтелә иде. Быел яз иртә килә. Ул куркыта, чөнки кинәт суытып җибәрү куркынычы зур.
Кыр эшләренә килгәндә, баш агроном сүзләренчә, барысы да инде әзер.
– Әлегә зарланырлык түгел, – ди ул. – Җирләр кардан ачылгач иң беренче эшлисе эш – печән җирен тукландыру һәм дым каплату. Ашламалар, орлыклар җитәрлек, техникалар каралган. Тик бөтен илне борчыган проблема бездә дә бар. Ул да булса, ашлыкны сата алмау. Эре хуҗалыклар да, фермерлар да борчуда. Моннан чыгу юлын күрмим. Дөрес, маллы кеше ота, игенчелек белән генә көн иткәне оттыра. Әле ярый бездә мал күп. Ашатырга була. Сатсаң, яхшы да ул, тик хакы юк бит. 6 сумга сатуның бер мәгънәсе дә юк. Симәнә алыштыру һәм мал ишәйтү өчен быелгыдан да уңышлырак ел булганы юк әле. Никтер быел язгы ярминкәләрдә бәрәңге дә сатылмый. Бу атнада 10 тонна бәрәңге алып барган идек. Гел дә сатылмаган диярлек.
Аксубай фермеры Ильяс Сөләйманов төп табышын терлекчелектән ала. Шуңа күрә аны әлеге вакытта барыннан бигрәк сөт бәяләренең түбән булуы борчый. Ә ашлыкны үзенең терлекләренә җитәрлек кенә утырта.
– Шуңа күрә ашлыкны урнаштыруга бәйле авырлыклар миңа кагылмый, – диде ул. – Кырга чыгасы эшләрнең барысы да эшләнде. Ягулык, ашлама, орлыклар – барысы да әзер. Гомумән, безнең ише фермерларга чәчеп азапланмасаң да була. Сатып алсаң, отышлырак та, мәшәкатьсезрәк тә. Әлегә кырларда кар ята. Эре хуҗалыклар тукландыруга керешергә әзерләнә, мин ашыкмыйм әле. Быел туфракта дым җитә, диләр. Ләкин мин бу сүз белән килешмим, чөнки дым никадәр күп булса да, ул аска төшә, туфракның өске катламында калмый. Шуңа күрә орлык җиргә урнашуга ук яңгыр кирәк. Ә кар безнең якларда аз булды.
Ильяс Сөләйманов кабаттан сөт бәяләренә әйләнеп кайтып, иң нык күңелгә тигәне шул диде: «Әлеге вакытта 33 сум 50 тиеннән 24 сумга калды. Керем булмаса, эшне туктатырга гына кирәк. Чәч белән җир себерә торган чаклар узды инде».
Арчаның «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров «кәеф күтәренке» диде.
– Бездә басуга керергә иртәрәк. Якынча ике атна тирәсе вакыт кирәк. Районда тукландыруга да керешә алмыйлар әле, чөнки җир бик юеш. Төнлә катырмагач, берникадәр авырлык бар. Үзебезнең чәчү мәйданнары үзгәрмәде: 1750 гектар бөртекле культуралар утыртам. Ашлыкларны узган көздә үк сатып бетергән идем. Бәясе арзанрак булса да, субсидия булгач, мин канәгать.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин да техника, орлыкларның әзер булуын әйтте.
– Узган ел чит ил техникасына запас частьлар кайтартуга бәйле авырлыклар булгач, быел алдан хәстәрен күрдек, – диде ул. – Тик ашлык яхшы бәядән вакытында сатылып беткән һәм сөткә бәяләр кинәт һәм шактый төшмәгән булса, язгы кыр эшләренә керешеп китү җиңелрәк булыр иде. Күп хуҗалыклар сөткә өмет баглап тора бит. Ә аның бәясе төште. Хәзерге вакытта складларда да 54 тонна ашлык бар. Шулай да Арча районы кыр эшләрендә сынатмас. Узган атна ахырында хуҗалыклар район башлыгы каршында планнарын якладылар.
Зөһрә Садыйкова
Фото: «Татар-информ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat